10 нче декабрьдә Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара, Заһидуллина Алия һәм Кукмара муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә "Мин һөнәрләр дөньясында" яшь гаиләләр һәм яшьләр белән эшләү буенча яңа программа уңаеннан максатчан төркем белән очрашу үткәрелде.
Аның төп темасы: “Булачак һөнәр белән танышу”. Очрашуда максатчан төркем белән яшүсмерләр арасында һөнәр сайлау – ул иң мөһим карар дигән әңгәмә корылды. Чарада катнашучылар шулай ук "һөнәр калейдоскобы" видеоролик карады.
Утырышта уздырган чараның максаты: яшь һәм индивидуаль-типологик үзенчәлекләрне исәпкә алып, яшьләрне һәм яшь гаиләләрне һөнәри юнәлеш бирү буенча әзерләү, хезмәткә мотивация, хезмәт сөючәнлек һәм эшкә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрү.