Югары Ослан районында игелекле эшләр марафоны дәвам итә

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан, Югары Ослан районы "Өмет утравы" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре хәйриячеләр белән берлектә Югары Ослан районы территориясендә яшәүче гаиләгә "Игелекле эшләр" акциясе оештырды.

Акция барышында үзәк белгечләре волонтерлар белән берлектә аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган, ялгызы гына кечкенә бала тәрбияләүче, үзе балачактан инвалид яшь ана гаиләсендә булдылар.

Шәхси йортта җылылык белән бәйле проблемалар булып, гаиләгә җылыту системасын ремонтлауда һәм эшләтеп җибәрүдә ярдәм күрсәтелде.

Яңа елны бәйрәм итү алдыннан Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына концерт программасы белән "Во благо вместе" хәйрия фонды вәкилләре килде. Яшь артистлар күңелле җырлар белән чыгыш ясады, рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйләделәр, ә дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан башка булмады, алар бәйрәм ахырында интернат-йортта яшәүче һәр кешегә истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International