8 нче декабрьдә Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яр Чаллы шәһәренең дельфинариенда чара уздырды.
Чара мөмкинлекләре чикле балаларга социаль адаптация һәм әйләнә-тирә дөньяга социаль яраклашу формалаштыруда ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
Очрашуның төп бурычлары: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны диңгез хайваннары тормышы, аларның мөмкинлекләре һәм гадәтләре белән таныштыру, шулай ук психологик бушану һәм уңай эмоцияләр алу иде.
Чарада 48 инвалид бала катнашты. Мөмкинлекләре чикле балалар бәйрәмнән соң бик күп уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.