Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Снежана Лунева "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "һөнәрләр калейдоскобы" дигән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
10 декабрьдә Балтачның Көшкәтбаш авылында "Мобиль бригада" дип исемләнгән чара оештырылды. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Анна Михайлова инвалид бала белән арт-терапия технологиясен кулланып дәрес үткәрде.
Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Инвалидлар декадасы кысаларында полиция бүлегенә бардылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Югары Ослан районының "Инвалидлар җәмгыяте" рәисе Вазыйх Зиатдинов белән берлектә Югары Ослан авылы территориясендә яшәүче инвалидлар йортында булып кайтты.
Республиканың Кукмара муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру уңаеннан 2 сентябрьдән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр диспансеризация, профилактик караулар һәм скрининглар уздыру өчен медицина оешмаларына китерелә.
Менә өченче ел инде ТР Хезмәт, халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Республика ресурс үзәге белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсы үткәрә.
Инвалидлар декадасы уңаеннан "Здравушка" (Казан шәһәре) тернәкләндерү үзәгендә табиб-ортопед Фәния Биктимирова лекция укыды. Балаларның законлы вәкилләренә профилактика ысуллары турында сөйләделәр.
Инвалидлар декадасы уңаеннан 9 декабрь көнне Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен “түгәрәк өстәл” узды. Гражданнарга хезмәт базарындагы хәлләр торышы, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр һәм мәшгульлек үзәге хезмәтләре, шул исәптән инвалидларга эшкә урнашырга ярдәм иткәндә озатып йөрү хакында мәгълүмат җиткерелде.
Яшел Үзән муниципаль районында һөнәрләргә багышланган “Мин кем булачакмын” балалар рәсемнәре конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
10-13 декабрьдә Мәскәүдә ВДНХда "Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау" халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза. Әлеге чараларда ТР Хезмәт, халыкны хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнаша.