"Кояшкай" үзәге карамагындагылар "КАМАЗ-мастер" командасы тарихы турында белде

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында   9нчы  декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәге 26 баласы өчен "Инклюзив среда" яшьләр берләшмәсе волонтерлары   НП "КАМАЗ – автоспорт"ка  экскурсия оештырды. Балалар "КАМАЗ – мастер" командасының 1988 елда нигез салынган тарихын белделәр.

1989 елда команда "Обжектив Сюд" халыкара ралли-рейдында көмеш һәм бронза медальләр яулый. 1991 елда легендар команда "Париж – Дакар" да II һәм III урыннарны яулый.

Балалар үз күзләре белән КАМАЗ – мастер командасына узышта катнашкан өчен бүләк ителгән кубокларны күрделәр.

Машиналар җыю цехында балалар узышларда катнашучы модельләрнең барлык үзгәрешләрен күрде. Балалар машиналарның гигант  зурлыкларына, модельләренә сокланды. Экскурсия ахырында "КАМАЗ" машиналары фонында гомуми фотосурәт ясадылар. Балалар һәм ата-аналар әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International