"Исток-Башлангыч" комплекслы үзәге милли һәм пилот проектларны тормышка ашыруга кушылды

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге милли проектларны тормышка ашыруда актив катнаша.

Шулай итеп, "Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Демография" милли проекты уңаеннан өч яшькә кадәрге бала карау буенча декрет ялындагы 15 хатын-кыз Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә яңадан һөнәри әзерлек узды.

Лениногорск районында, бөтен республикадагы кебек үк, "Үзмәшгульләр өчен яңа режим" пилот проекты актив рәвештә гамәлгә кертелә башлады. Әлеге салым режимыннан мөрәҗәгать итүчеләр арасыннан 10 граждан файдаланды, 200дән артык кеше консультация алды.

Шулай ук, авыр тормыш хәленнән чыгу өчен, аз керемле гражданнар, социаль контракт рәвешендә дәүләт ярдәменнән файдаланып, үзләренең тормыш шартларын яхшырта ала. Бу аз тәэмин ителгән гражданнар белән җирле органнар арасындагы хезмәттәшлекнең аерым форматы, аның максаты – гаиләгә шәхси программа буенча социаль ярдәм ярдәмендә авыр тормыш хәленнән чыгарга ярдәм итү. Бүгенге көндә Лениногорск районында бу ярдәмнән 85 гаилә уңышлы файдаланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International