2019 елның 11 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 648 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,52 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 563 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 592 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 526 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 497е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 46 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.