"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру уңаеннан Югары Ослан муниципаль районындагы "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге актив озын гомер чорын, сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган социаль хезмәт алучыларның һәм өйләрендә социаль хезмәт алучы инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту программасы уңаеннан физик культура-сәламәтләндерү чаралары үткәрелә.
11 нче декабрь көнне Татарстан Республикасы хоккей федерациясеннән хезмәткәрләр приютка кунакка килде. Хоккейчылар приютта тәрбияләнүче балаларга “Күңелле стартлар!” исемле искиткеч матур һәм күңелле спорт бәйрәме оештырдылар.
Бүген, 12 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Зәй муниципаль районында булды.
1-10 декабрьдә Татарстанда традицион Инвалидлар декадасы узды. Әлеге чараларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә актив кушылган. 10 көн дәвамында республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә хәйрия акцияләре, марафоннар, спорт турнирлары, концертлар, очрашулар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.
Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова да булып китте. Ул "Татарстан республикасында мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру һәм карьера: проблемалар һәм алымнар" дигән түгәрәк өстәлдә катнашты.
10 нчы декабрьдә Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Питрәч районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Менә сиңа минем кулым" дип исемләнгән чара циклы уңаеннан, мөмкинлекләре чикле балалар белән "Бергә уку күңелле" дигән чара үткәрделәр.
11 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлештә уку, өстәмә һөнәри белем алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.
9 декабрь көнне Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Балачак куркынычсызлыгы – 2019" Бөтенроссия акциясе кысаларында бердәм куркынычсызлык көне узды.
Кичә Татарстанның Лаеш районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мөмкинлекләре чикләнгән – чиксез талантлар" I район фестивале узды. Әлеге чара Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе базасында узды.
7 декабрьдә Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның ата-аналары өчен ял көне клубының "Яңа ел серпантины" исемле чираттагы чара узды.