Казанда "Карьера һәм шәхес үсешендә интеллект" беренче инклюзив проекты бара

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова да булып китте. Ул "Татарстан республикасында мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру һәм карьера: проблемалар һәм алымнар" дигән түгәрәк өстәлдә катнашты.

Бүген Казан сәүдә-икътисад техникумында "Карьера һәм шәхес үсешендә интеллект" дигән беренче инклюзив проект уза. 

Чарага Россиянең иң яхшы белгечләре һәм интеллектуаллары: Анатолий Вассерман, Нурали Латыйпов, Игорь Дубинников та көч сынаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International