ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

12 нче декабрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк белән бергә 10 декабрьдә Лениногорскида ачылган "Балаларда көч" тернәкләндерү үзәгендә булды.

Каһарманнар көнен бәйрәм итү уңаеннан 11 декабрьдә Советлар Союзы Герое Габдулла Габдулланың балалары Рамил Гарифуллин һәм Кәүсәрия Хәйруллиннар Балтачның "Наз" үзәге директоры белән бергә Казанның Россия герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиядә узган тантаналы чарада булдылар.


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кирпеч җитештерү белән шөгыльләнүче "Алабуга керамикасы" ААҖ 121 хезмәткәре алдында 2 464,06 мең сумлык бурычны каплады.

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә декабрьнең беренче ункөнлеге мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар билгесе астында узды.

12 декабрь көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә РФ Конституциясе көненә багышланган "Мин яратам сине, Россия" дигән чара уздырылды.

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидларөчен интернат-йортында яшәүче АбдулгалиевТәлгать Мөбәрәкша улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тыл хезмәтчәнен район башлыгы Марат Зиатдинов котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Түбән Каманың "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр белән барлык буш вакытларын уеннарга багышлый. Приютта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уеннарга барлык шартлар да тудырылган: төрле әсбаплар, атрибутлар, костюмнар һәм матур уенчыклар.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проектын тормышка ашыру уңаеннан Югары Ослан муниципаль районындагы "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  актив озын гомер чорын, сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган социаль хезмәт алучыларның һәм өйләрендә социаль хезмәт алучы инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырту программасы уңаеннан  физик культура-сәламәтләндерү чаралары үткәрелә.

11 нче декабрь көнне  Татарстан Республикасы хоккей федерациясеннән  хезмәткәрләр приютка кунакка килде. Хоккейчылар приютта тәрбияләнүче балаларга  “Күңелле стартлар!” исемле искиткеч матур һәм күңелле  спорт бәйрәме оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International