10 нчы декабрьдә Питрәч муниципаль районы "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Питрәч районы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә "Менә сиңа минем кулым" дип исемләнгән чара циклы уңаеннан, мөмкинлекләре чикле балалар белән "Бергә уку күңелле" дигән чара үткәрделәр.
Дәрес викторина формасында узды, аның барышында балалар әкият геройларын белделәр. Аннан соң балаларга әниләр белән берлектә "Яңа ел тасмасы" дигән мастер-класс тәкъдим ителде. Балалар ата-аналар ярдәме белән тасманы бизәде, һәрберсе үз шәхесен һәм креативлыгын күрсәтте. Соңыннан чарада катнашучылар белән "Балачак куркынычсызлыгы" уңаеннан "Сак булыгыз, юка боз!" әңгәмә үткәрелде һәм буклетлар таратылды.