Кичә Татарстанның Лаеш районында мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мөмкинлекләре чикләнгән – чиксез талантлар" I район фестивале узды. Әлеге чара Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе базасында узды.
Район фестивалендә "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәт күрсәтүчеләре дә катнашты. Балалар төрле номинацияләрдә концерт номерлары белән чыгыш ясады: хореография, вокал, инструменталь башкару, нәфис сүз һәм гамәли сәнгать. Фестивальдә катнашучыларның барысын да дипломнар һәм сувенирлар белән бүләкләделәр.