Министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Зәй районында булды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 нче декабрьдә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Зәй муниципаль районында булды.

Эш сәфәре барышында министр район башлыгы Рәзиф Кәримов белән бергә "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булды, учреждениенең матди-техник базасы белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International