1-10 декабрьдә Татарстанда традицион Инвалидлар декадасы узды. Әлеге чараларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре дә актив кушылган. 10 көн дәвамында республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә хәйрия акцияләре, марафоннар, спорт турнирлары, концертлар, очрашулар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды.
"Здравушка" тернәкләндерү үзәге (Казан шәһәре) кунаклары 14-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучылары булды. Балалар һәм ата-аналар өчен "Музыка нәрсә турында сөйләячәк" дигән кызыклы программа тәкъдим ителде. Яшь талантлар балаларга музыка дөньясына искиткеч сәяхәт бүләк иттеләр. Музыка кораллары: флейт, торба, фагот, кларнет, синтезатор белән танышу булды. Концертта Россия һәм Татарстан классиклары әсәрләре башкарылды. Танылган мультфильмнардан музыка яңгырады.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балалар китапханәгә чакырылды.
Китапханәче Закирова Фирдания "Әкият сукмагы буйлап" дип исемләнгән әдәби уен-викторина үткәрде. Балалар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясады, матур презентация карады, әкият геройлары белән танышты, әкияти викторина сорауларына җавап бирде, рәсемнәр буенча әкият геройларын һәм исемнәрен таптылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр.
Баулы интернат-йортында инвалидлар декадасын үткәрү уңаеннан хәйрия концерты белән Ютазы районының "Балалар иҗаты үзәге" учреждениесе укучылары һәм Урыссу интернат-мәктәбе укучылары булдылар.
Яшь талантлар матур итеп җырлар һәм шигырьләр башкарды. Бигрәк тә әби-бабайларны кытай биюе һәм татар халык биюе сокландырды. Яшь талантларның музыкаль чыгышлары, һичшиксез, социаль хезмәтләр алучыларга рух күтәренкелеге һәм оптимизм бирде. Чара азагында биредә яшәүче һәркемгә үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне тапшырдылар.
Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе" базасында "Брейн-ринг" интеллектуаль уены уздырды.
Чара балигъ булмаганнарның интеллектуаль - иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Теләче район мәдәният йортында Инвалидлар декадасы уңаеннан бәйрәм узды.кысаларында чара булып узды. Бәйрәм Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан башка да узмады. Алар барлыкка килү белән бәйрәм тагын да матуррак һәм күңеллерәк булды. Балалар аларга үзләренең шигырьләрен сөйләде, җырлар җырладылар, хәтта алар белән бергә биеделәр. Ә аннары барысы да бер зур тату команда белән әйлән-бәйлән йөрделәр.
Шулай ук Теләче районы инвалидлары һәм "Чмшмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан хезмәт күрсәтүче гражданнарның кул эшләре күргәзмә – ярминкәсе оештырылды. Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге "Волшебный клубок" технологиясе белән берлектә әлеге конкурска актив әзерләнгән. Җылы бәйләнгән бияләйләр һәм оекбашлар бик теләп сатып алынды. 1500 сумлык кул эше сатылды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге чара барышында һәркем үзен бәхетле һәм сәламәт итеп тойды. Соңыннан барысы да үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр. Балаларга азык-төлек пакетлары һәм бүләкләр тапшырылды, шулай ук барлык катнашучыларны "Маяк" кафесында чәй табыны артына чакырдылар.
Өлкән буын гражданнарының һәм инвалидларның рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында аларның ялын оештыру, сәнгать һәм кулланма иҗатның төрле төрләренә җәлеп итү өчен шартлар тудыру мөһим.
Яңа Чишмә интернат-йортында инвалидлар декадасында музей хезмәткәрләре "Игелекле эшләр эстафетасын" дәвам иттеләр. Алар социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен мастер-класс үткәрде. Әбиләр һәм бабайлар рәхәтләнеп хуш исле капчыклар ясадылар. Капчыкларны матур декор белән бизәделәр, ә капчыкларны чәй, киптерелгән бөтнек һәм цитрус белән тутырдылар. Дәрес барысына да бик ошады, күңелле үтте.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Хайбулова Рәмзия, волонтер Шахтимир Насреев белән берлектә, инвалидлар декадасы һәм Ватан геройлары көне кысаларында, социаль хезмәт алучылар катнашында “Чикләнмәгән сәләтләр дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән музыкаль-шигъри кичә үткәрде.
Чараның максаты: дустанә атмосфера булдыру, социаль хезмәт алучыларның үз сәләтләрен күрсәтү ихтыяҗын канәгатьләндерү, эстетик мәдәниятне үстерү һәм музыка иҗатының төрләре аша ватан геройларына патриотизм хисен, хөрмәт тәрбияләү.
Бу кичәдә, социаль хезмәт алучылар социаль хезмәттәшлек һәм сәхнәдә чыгыш ясау буенча бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладылар.
Чара тамашачыларның алкышларына күмелеп, рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Анда барлыгы 32 кеше катнашты.
Тукай районында инвалидлар проблемаларына игътибар җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм иминлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Һәм бу яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр очраша торган актуаль проблемалар турында ачык диалогта фикер алышырга мөмкин булган очрашуларның роле зур.
Очрашуда район инвалидлар һәм ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Ахунова Эльмира Нурмөхәммәт кызы, районның төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Аларның һәркайсы, аудитория алдында үз ведомствосының яңалыклары һәм мәгълүматы белән чыгыш ясап, әлеге категориядәге гражданнарның иң мөһим сорауларына җавап бирделәр.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар, куелган проблемалар буенча фикер алышу нәтиҗәсендә, учреждение җитәкчеләренә һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә йөкләмәләр беркетмәсендә үз чагылышларын тапкан нәтиҗәләргә килделәр.
Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән пенсионерлар өчен өйдә чәчтараш хезмәте күрсәтү буенча Хәйрия акциясе үтте. Инвалидларга "Восторг" матурлык салоны мастеры тарафыннан бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтелде.
Барлыгы акциядә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә теркәлгән 5 өлкән инвалид катнашты. Өлкән кешеләр акцияне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы педагогия көллиятенең 171 нче төркеме студентлары З. Әминов җитәкчелегендә 32 реабилитант һәм 12 ата-ана өчен "Җылылык нурлары бүләк итик" дигән музыкаль тамаша оештырдылар.
Балалар бик теләп яраткан мультфильмнарда яңгыраган көйләрне таныды, атадылар, дөрес җавап биргән өчен һәркем һава шары рәвешендә бүләк алды. Балалар һәр артистның чыгышын зур алкышлар белән каршы алды. Тамашачылар оештыручыларга иҗади уңышлар теләп, тагын да күбрәк шундый кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрүләрен теләделәр.
Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре "Балалар көлсеннәр" акциясе кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып коррекция-үстерүче бүләкләр тапшырдылар. Һәр балага аерым якын килү булды. Үзенчәлекле балаларның дуслары булуы һәм шул дусларның нык ярдәм кулларын тою аларга барысын да булдыра алачакларына ышаныч бирә.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар көненә багышланган бильярд буенча турнир узды. Социаль ярдәм алучылар фикеренчә, бильярд башка күп кенә спорт уеннарыннан үзенең чагыштырмача тынычлыгы белән аерылып тора - уенның бу төре интеллектуаль сәләтләрне үстерә һәм фикерләүне гармонияләштерә.
Ике сәгать дәвамында яхшы дустанә шартларда киеренке көрәш дәвам итте, турнирда катнашучыларда дәрт-дәрман кайнады, беренче өч призлы урыннарның интригасы ахырына кадәр сакланды.
Җиңүчеләр грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.