11 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри юнәлештә уку, өстәмә һөнәри белем алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация үткәрелде.
Чарада катнашучыларга пенсия алды яшендәге гражданнарга яңа һөнәр үзләштерергә яки һөнәри эшчәнлек юнәлешен алыштырырга мөмкинлек бирә торган “Өлкән буын” төбәк проектын гамәлгә ашырганда тәэмин итә торган өстәмә гарантияләр турында мәгълүмат бирелде.
2020 елдан башлап һөнәри белем бирү буенча хезмәттән файдалану хокукыннан пенсия алды яшендәге гражданнар гына түгел, ә яше 50дән узган гражданнар да файдалана алачак.
Консультация сорап барлыгы 18 кеше мөрәҗәгать итте.