“Наз” приютында тәрбияләнүчеләр  кунакларга һәрчак шат

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

11 нче декабрь көнне  Татарстан Республикасы хоккей федерациясеннән  хезмәткәрләр приютка кунакка килде. Хоккейчылар приютта тәрбияләнүче балаларга  “Күңелле стартлар!” исемле искиткеч матур һәм күңелле  спорт бәйрәме оештырдылар.

Федерация хезмәткәрләре  һәм Ак Барс символ командасы балаларны кәшәкә белән туп, шәйбе  кертү алымнарына өйрәттеләр һәм балаларга үз көчләрен дә сынап карарга мөмкинлек бирделәр. Алар “Беребез өчен барыбыз, барыбыз  өчен беребез ” девизы белән  үз осталыкларын, команда рухын  һәм дәртен күтәрделәр.

Иң кечкенә балаларга  Ак Барс һәм оста хоккейчылар үзләре ярдәм итте. Ярышта дуслык җиңде! Һәм командаларга  кунаклар спорт бүләкләре: чаңгылар, таяклар, футбол туплары бүләк иттеләр. Аларга спортны яратырга  һәм спорт белән  шөгыльләнергә дигән теләкләр белдерделәр, сәламәтлек теләделәр. Очрашуны кунаклар күңелле шоу белән тәмамлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International