ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы узды, анда 15 гаилә учреждениенең 25 тәрбияләнүчесе белән эш анализланды.

Татарстанда беренче бала тапкан 1 816 яшь ана һәм өченче баласы туган  366 хатын-кыз 2019 елның 13 декабренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

10 декабрьдә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге АКБ "Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификатлаштыру үзәге һәм шулай ук Казан шәһәренең "Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы" белән берлектә эш бирүче оешма, зональ эш төркеме  белгечләре 2019-2020 елларда хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр белән танышу максатыннан ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә үткәрде.

14нче  декабрьдә МАУ "Этюд" мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәге белгечләре һәм реабилитантлары Яр Чаллы шәһәренең коррекция мәктәпләре укучылары һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында адаптив спортны үстерү буенча "Без-бергә!" төбәк конференциясендә катнаштылар.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Казан шәһәренең "Московский" мәдәният үзәгендә "Интеллект һәм шәхес үсеше аша мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру һәм карьерасын үстерү" дигән I инклюзив конференция узды. Чараның спикерлары арасында - Нурали Латыйпов, Анатолий Вассерман һәм Игорь Дубинников.

12 декабрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 2020 елда "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә узды.

"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 6 декабрендә эвакуация буенча күнегүләр үткәрелде.

"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан дәүләт тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы эшләнгән. Системаның максаты  өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру һәм үлем санын киметү. Иң мөһиме - сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ведомствоара хезмәттәшлеге.

Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Террористик куркыныч хәлләр вакытында синең гамәлләр" дигән акция уздырды.

12 декабрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә “2020 елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квалификацияләү һәм резервлау” дигән темага киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International