Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен "Террористик куркыныч хәлләр вакытында синең гамәлләр" дигән акция уздырды.
Акция барышында бүлек хезмәткәрләре үз карамагындагыларны террорчылык куркынычы дәрәҗәләре белән таныштырды, террорчылык акты янаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Акциянең максаты - өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашырга һәм эш итәргә, үз-үзеңне яклау өчен психологик яктан әзер булырга, шикле кешеләргә һәм иясез калган предметларга игътибар итәргә ярдәм итү.
Мондый чаралар кешеләрдә саклык чаралары турында күзаллауны формалаштыра, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләренә өйрәтә.