Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру турында сөйләштеләр

2019 елның 13 декабре, җомга

12 декабрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә “2020 елга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квалификацияләү һәм резервлау” дигән темага киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Гайсина, шулай ук 2020 елга квота билгеләнгән һәм инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары резервланган эш бирүчеләр катнашты.

Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру турындагы мәгълүмат белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов чыгыш ясады.

2019 елга Әлмәт муниципаль районында 76 инвалидны эшкә урнаштыру өчен квота урнаштырылган һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ 13 гражданны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары резервланган.

Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Гайсина киңәшмәдә катнашучыларга инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдырмау яки бүлеп бирү бурычларын үтәмәгән, шулай ук билгеләнгән квота чикләрендә инвалидны эшкә алудан баш тарткан өчен эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгы турында мәгълүмат бирде.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар урнашу уңаеннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә тәкъдим итәргә кирәк булган хисап мәгълүматының төрләрен һәм ешлыгын җиткерде.

Фикер алышу барышында эш бирүчеләр тарафыннан карала торган мәсьәләне аңлауга ирешелде. Мөмкинлекләре чикле кешеләр тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә, шул исәптән хезмәттә дә югары нәтиҗәләр күрсәтә ала. Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да шуның белән килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International