"Балкыш"та социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышы узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы узды, анда 15 гаилә учреждениенең 25 тәрбияләнүчесе белән эш анализланды.

Утырышта Түбән Кама муниципаль районының балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысызлыкны кисәтү субъектлары вәкилләре һәм учреждениедә тәрбияләнүчеләрнең законлы вәкилләре катнашты.

Мондый очрашулар приютта квартал саен үткәрелә һәм традициягә әверелде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге очрашуларның форматы гаиләләрне социаль-куркыныч хәлдән чыгару эшен нәтиҗәлерәк оештырырга ярдәм итә. Чөнки булган проблемалар консилиум белгечләре һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары тарафыннан бергәләп тикшерелә, бу аларны хәл итүнең иң кулай ысулларын табарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International