Кукмара районында өлкәннәр һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кертелә

2019 елның 13 декабре, җомга

"Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан дәүләт тарафыннан өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны озак вакыт карау системасы эшләнгән. Системаның максаты  өлкән буынның гомер озынлыгын арттыру һәм үлем санын киметү. Иң мөһиме - сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең ведомствоара хезмәттәшлеге.

Татарстан Республикасының Кукмара районы озак вакыт карау системасы буенча пилот территориясе булып тора. "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ”Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы 423 кешенең 76сы, яше яки сәламәтлеге буенча, игътибарлырак карап торуга мохтаҗ, озак вакыт карау системасы буенча хезмәт күрсәтүгә күчү планлаштырыла.

 2019 елның агымдагы чорында Кукмара үзәк район хастаханәсеннән сигнал буенча социаль яклау бүлегенә 11 гражданның мәгълүматлары тапшырылды, аларның 2се өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул ителде. Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең өстенлеге  социаль хезмәтләрне  арттыру.

"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Тәрбия мәктәбе" эшләп килә. 2019 елда 40 социаль хезмәткәр һәм 3 өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучыларның  туганнары белем алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International