Яр Чаллыда хезмәт законнарындагы үзгәрешләр буенча семинар-киңәшмә узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

10 декабрьдә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге АКБ "Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификатлаштыру үзәге һәм шулай ук Казан шәһәренең "Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы" белән берлектә эш бирүче оешма, зональ эш төркеме  белгечләре 2019-2020 елларда хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр белән танышу максатыннан ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә үткәрде.

Семинар-киңәшмәдә хезмәт законнарының соңгы үзгәрешләре, эш бирүчеләрнең яшь буенча хезмәт хокукларын үтәве, хезмәт хокукларын бозу, инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм эшкә урнаштыру проблемалары, эш урыннарын квоталау буенча яңа эш урыннары булдыру, билгеләнгән квота үтәлмәгән өчен эш бирүченең җаваплылыгы, хезмәт хокук мөнәсәбәтләрендә һөнәри стандартлар таләпләрен куллану мәҗбүрилеге, хезмәткә түләү өлкәсендә административ хокук бозулар турындагы законнардагы үзгәрешләр каралды.

Семинар-киңәшмәдә 90нан артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International