Автошәһәр "Без-бергә!" төбәк конференциясендә катнашучыларны кабул итте

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

14нче  декабрьдә МАУ "Этюд" мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәге белгечләре һәм реабилитантлары Яр Чаллы шәһәренең коррекция мәктәпләре укучылары һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында адаптив спортны үстерү буенча "Без-бергә!" төбәк конференциясендә катнаштылар.

Конференция "Барлык категория һәм халык төркемнәре өчен физик культура һәм спорт, массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, шулай ук спорт резервын әзерләү ("Спорт – тормыш нормасы") федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан узды. Конференциядә катнашучылар шәһәрдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләргә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре турында тулы мәгълүмат алды, армспорт, пауэрлифтинг, йөзү, каратэ, җиңел атлетика һәм башка ярышларда җиңүчеләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International