13 декабрьдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр һәм инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә 9 предприятие кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.
Декабрь башында Әлмәтнең "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Йөрәктән – йөрәккә" гамәли сәнгать бәйгесенә йомгак ясалды.
Иртәгә, 17 декабрьдә, "Иннополис Университеты" КБАО Татарстанда шәхси цифрлы сертификатлар проекты буенча цифрлы компетенцияләргә бушлай белем бирүгә багышланган матбугат конференциясе үткәрәчәк.
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы узды, анда 15 гаилә учреждениенең 25 тәрбияләнүчесе белән эш анализланды.
Татарстанда беренче бала тапкан 1 816 яшь ана һәм өченче баласы туган 366 хатын-кыз 2019 елның 13 декабренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
10 декабрьдә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге АКБ "Өстәмә һөнәри белем бирү һәм сертификатлаштыру үзәге һәм шулай ук Казан шәһәренең "Квалификацияне үстерү төбәк агентлыгы" белән берлектә эш бирүче оешма, зональ эш төркеме белгечләре 2019-2020 елларда хезмәт һәм мәшгульлек законнарындагы үзгәрешләр белән танышу максатыннан ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә үткәрде.
14нче декабрьдә МАУ "Этюд" мәктәбендә Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре һәм реабилитантлары Яр Чаллы шәһәренең коррекция мәктәпләре укучылары һәм мөмкинлекләре чикле затлар арасында адаптив спортны үстерү буенча "Без-бергә!" төбәк конференциясендә катнаштылар.
Бүген Казан шәһәренең "Московский" мәдәният үзәгендә "Интеллект һәм шәхес үсеше аша мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру һәм карьерасын үстерү" дигән I инклюзив конференция узды. Чараның спикерлары арасында - Нурали Латыйпов, Анатолий Вассерман һәм Игорь Дубинников.
12 декабрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 2020 елда "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә узды.
"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында 6 декабрендә эвакуация буенча күнегүләр үткәрелде.