ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2019 ел
җомга

12 нче декабрьдә "Ориентир" кинотеатры профориентация проектын тормышка ашыру уңаеннан Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Полиматиз" АҖ предприятиесенә экскурсия оештырды. Чара Алабуга районы предприятиеләрендә кирәкле эшче һөнәрләрне һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Марта Камалова "Җиңү волонтерлары" волонтерлар хәрәкәте белән берлектә "Дәүләт хезмәте" акциясе оештырды. 

2019 елның 5-7 декабрендә Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Марина Гатина "Балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре арасында конфликтларны хәл итү белән идарә итү чарасы буларак, торгызу медиациясе нигезендә килештерү хезмәте" программасы буенча республика семинар-практикумында катнашты.

Кулдан чәчәкләп эшләнгән бизәнү әйберләре вакыт узган саен күбрәк популярлык ала. Инвалидлар декадасы уңаеннан "Тегүчелек эше" хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Чәчәк дөньясы" дигән мастер-класс уздырылды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан 10 нчы декабрьдә Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен арттерапия элементлары белән мавыктыргыч сәяхәт оештырылды.

Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “5S Лин-офис-2019” конкурсында катнашты.

 

Алабуга "Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Бозлыкларда  куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү” дигән темага профилактик шөгыль булып узды.

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне - илебездә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе. Аның үз тарихы һәм традицияләре бар. Бу көнне Баулы интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен белгечләр Р.Вәгыйзова һәм Л.Билалова "Тарих битләрен актарып" дигән тематик чара үткәрелде.

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Ольга Бывальцева "Россиянең Дәүләт символикасы һәм аның үсеш тарихы" дигән күргәзмә оештырды. Әлеге эш балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү буенча "Тере хәтер" программасын тормышка ашыру уңаеннан башкарылды.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр ө социаль приютының пенсия алды яшьтәге хезмәткәрләре һөнәри белем алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International