Әлмәт мәшгульлек үзәгендә 2020 елда "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләделәр

2019 елның 13 декабре, җомга

12 декабрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 2020 елда "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча эш бирүчеләр белән киңәшмә узды.

2020 елга планнар турында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов сөйләде.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүмат буенча, киләсе елдан "Өлкән буын" федераль проектының кайбер чаралары үзгәрешләр кичерәчәк. Әгәр хәзер укытуны предпенсионерлар гына узса - пенсиягә чыгу яшенә биш ел кала, 2020 елдан мондый хокукны 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар алачак.

Шулай ук Минсәгыйть Насертдинов киңәшмәдә катнашучыларга "Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру" федераль проекты уңаеннан 2020 елдан балалар белән хатын-кызларны яңадан укыту һәм квалификацияләрен күтәрү программасы старт алуы турында хәбәр итте.

Программада түбәндәге хатын-кызлар категорияләре катнаша алачак:

- 3 яшькә җиткәнче баланы карау ялындагы, хезмәт эшчәнлегенә кире кайтуны планлаштырган хатын-кызлар (эш бирүче аша яисә халыкның мәшгульлек үзәгенә шәхсән мөрәҗәгать итеп);

- 6 яшькә кадәрге балалары булган, эшсез (халыкның мәшгульлеге үзәгенә шәхсән мөрәҗәгать итеп) хатын-кызларга әлеге категория өчен стипендия түләү каралган.

Әлеге программа кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Әлмәт муниципаль районы предприятиеләренә укуга субсидия бирәчәк. Субсидия алу өчен эш бирүчегә мәшгульлек хезмәтенә гариза бирергә кирәк.

2020 елда яңадан укыту программасы белән 217 хатын-кызны колачлау планлаштырыла. 

Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-93

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International