ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә  "Балалар – балаларга" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды.

13 нче ноябрьдән яшьләргә һөнәри юнәлеш табуда ярдәм итү максатыннан Зәй политехник көллиятендә Зәй шәһәре мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри сынаулар уза.

16 декабрь көнне Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында музыкотерапия технологиясе уңаеннан социаль хезмəт алучылар өчен "Кышкы уеннар" дип аталган ял чарасы уздырылды.

2019 елда "Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру" федераль проекты уңаеннан "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" милли проекты мәшгульлек хезмәте эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 4 волонтер – егет һәм кыз белән берлектә "Ярдәм кулы" дигән чара уздырдылар. Максаты: тыл хезмәтчәненә өйдә ярдәм күрсәтү, өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибар һәм игелек тәрбияләү.

Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участогында халык арасында алкоголизмны кисәтү буенча "Гомуми эш" дигән Гомумроссия проекты уңаеннан "Яшерен хакыйкать" төркемле дәрес-кинотренинг уздырды.

 


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

12 декабрь көнне Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында "Инвалид балалар белән эшләүдә инновацион технологияләр (ведомствоара хезмәттәшлек)" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.

Арчаның  "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендәге  тәрбияләнүчеләр, психолог Алинә Сабирова җитәкчелегендә, район балалар китапханәсендә булды. Балалар "Иң яхшы һөнәр-китапханәче" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү буенча китапханә дәресенә чакырылган иде.

13 нче декабрьдә Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә "Кыш Бабайның остаханәсе" дигән иҗади чара уздырылды.

Теләче муниципаль районының "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хәзерге вакытта 19 социаль хезмәткәр социаль хезмәтләр күрсәтә, шуларның 2се пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International