Иртәгә, 17 декабрьдә, "Иннополис Университеты" КБАО Татарстанда шәхси цифрлы сертификатлар проекты буенча цифрлы компетенцияләргә бушлай белем бирүгә багышланган матбугат конференциясе үткәрәчәк.
Чарада Иннополис университетының проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча идарә башлыгы-проректоры Искәндәр Бариев һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов катнашачак.
Цифрлы сертификат-кирәкле юнәлешләр буенча түләүсез уку мөмкинлеге ул, алар цифрлы икътисад лидер - компанияләре катнашында билгеләнгән. Укыту 22 юнәлешне үз эченә ала – зур мәгълүматлар, ясалма интеллект, квант технологияләре, компьютер һәм мобиль уеннар, цифрлы дизайн һ. б.
2019 елда сертификатларны Татарстан, Башкортстан, Саха (Якутия), Ростов һәм Тула өлкәләрендә яшәүчеләр алачак. Киләсе елда программага башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә кушыла алачак.
Укыту онлайн-курсларны һәм көндезге дәресләр белән катнаш белем бирү программаларын үз эченә ала. Укулар вакытында катнашучылар цифрлы эз калдырачак – контроль тестлар узачаклар һәм үз компетенцияләренең дәрәҗәсен тикшерәчәкләр. Укулардан соң тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында сертификат тапшырыла.
Үткәрү урыны: "Татар-информ»" МА. 10.30 сәгатьтә башлана.