13 декабрьдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсезләр һәм инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдә 9 предприятие кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: автоматика чаралары һәм технологик җиһазлар приборлары буенча электромеханик, стропальщик, слесарь-ремонтчы, токарь, электр белән эретеп ябыштыручы, экскаватор машинисты, ПТО инженеры, һава линияләрен һәм электр үткәргечләрен ремонтлау буенча электромонтер, машина йөртүче, авария-торгызу эшләре слесаре, контролер һәм башкалар.
Әлеге чарада 79 кеше катнашты, шул исәптән 17 инвалид. 11 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән курсларда белем алырга теләк белдерде, 9 кеше психолог-профконсультантта үзенең һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест үтте. Эшкә урнашуга 5 юнәлеш бирелде.