Декабрь башында Әлмәтнең "Ветеран" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Йөрәктән – йөрәккә" гамәли сәнгать бәйгесенә йомгак ясалды.
Әлеге чара хәйрия юнәлешле, акчаның бер өлеше мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аз тәэмин ителгән берничә гаиләләргә тапшыралачак.
Чараны оештыруда "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер" үзәге ирекле ярдәмчеләре булышлык күрсәтте һәм үзләре дә катнаштылар.
Чара башында концерт оештырылды, аннан соң җырлар һәм биюләр белән ветераннар шурасының тынгы белмәс пенсионерлары чыгыш ясады.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да "Постройка+" журналыннан бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды.