Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләрне шәһәр ишегалды клублары эше белән таныштыралар.
Приютның өлкән һәм урта малайлар төркеме балалары "Яшьлек" ишегалды клубына экскурсия оештырылды. Анда балалар ялны бик теләп һәм файдалы итеп үткәрделәр. Клуб педагоглары балаларны клубның эш режимы һәм түгәрәк эшчәнлеге белән таныштырды, аннары фоамираннан күләмле бантлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
"Мондый чараларның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балаларны уртак эшчәнлеккә, берләштерә торган шөгыльләргә җәлеп итү", - дип ассызыклый тәрбиячеләр Татьяна Звегинцева һәм Лариса Алиева.