Югары Осланда юбилей сертификаны тапшырылды

2019 елның 20 декабре, җомга

"Демография" милли проектының  “Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме” федераль проектын тормышка ашыру уңаеннан Югары Ослан муниципаль районында "Өмет утравы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә авыл җирлегендә даими яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүгә 50 нче сертификат тапшырылды.

Юбилей сертификатына Югары Ослан районы Килди авылында яшәүче Екатерина Мукаева ия булды, ул йөкле булачак әниләр өчен "Аистенок" клубы дәресләренә йөрде һәм гаиләдә беренче бала туганда тиешле түләүләр турында белде.

Сертификат Югары Ослан районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ирина Алеева тарафыннан тантаналы шартларда тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International