"Кайгырту" үзәгенең пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрен уку тәмамлану уңаеннан котладылар

2019 елның 20 декабре, җомга

Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге пенсия яшенә җитүче 7 хезмәткәре "Урта һәм кече бизнеста эшкуарлык эшчәнлеге" һәм "Коммерция агенты" һөнәри программалары буенча Татарстан Республикасының "Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә укулар узды.

18 декабрьдә Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Татарстан Республикасы «Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте» директоры О.Силантьева, директор урынбасары Т. Андриянова, ОСЗ башлыгы Р. Сәхәбиева, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Э. Хәйруллина катнашында таныклыклар тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International