ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан Буа муниципаль районының "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре район үзәк хастаханәсе белгечләре белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина тикшерүе узу өчен алып бара.

Яңа ел алдыннан Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары "Преодоление" клубы әгъзалары белән төркемле дәрес үткәрделәр.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә "Демография" милли проектының "Өлкән буын" федераль проекты уңаеннан үзәк белгечләре "Без һәрвакыт яшь” дигән рекреацион-сәламәтләндерү Яңа ел чарасы үткәрделәр.

Лениногорск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан балаларга ярдәм итүнең үзенчәлекле технологияләре ел саен гамәлгә ашырыла.

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәт алучы балалар 4 нче экология-биология үзәгенең даими кунаклары.

18 декабрьдә  Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү максатыннан “Сәламәтлек өчен 100 киңәш” дигән мәгълүмат сәгате үтте.

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында бина территориясендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды һәм   Югары Ослан муниципаль районының надзор эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә интернат-йортта яшәүче һәм хезмәткәрләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча күнекмә әзерләнде һәм үткәрелде.

Кукмара муниципаль районындагы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә 18 декабрьдә социаль педагог “Зилант  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” тренерлары белән берлектә күңелле спорт ярышы оештырды.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Волонтерлар көне уңаеннан13 нче декабрьдә йомгаклау тантанасы узды. Максат: бер ел эчендәге волонтерлык хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау, иң актив волонтерларны бүләкләү.

Узган җомгада Тукай районында сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен "Игелек кыл" хәйрия марафоны оештырылды. Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бу марафонны оештыруга үз өлешен кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International