Алабуганың "Ышаныч" үзәге белгечләре "Иҗтимагый инициатива" республика конкурсында җиңү яулаган "Тәгәрмәчләрдә сәламәтлек" социаль проектын тормышка ашыра башладылар.
Проектның максаты - өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның физик һәм психик сәламәтлекләрен ныгыту, тормыш сыйфатын яхшырту, когнитив тайпылышларны кисәтү. Грант акчасына физиотерапевтик аппаратлар һәм таяклар сатып алынды. Үзәк белгечләре ерак авыл җирлекләрендә, өлкән яшьтәге граңданнар һәм инвалидларга социаль савыктыру хезмәтләре күрсәтерләр, барлыгы 50 кеше колачланачак.