Яңа ел алдыннан ял көннәре турында аңлатмалар

2019 елның 20 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең 2019 елның 31 декабрендә ял көне бирү мөмкинлеге турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә хәбәр итә.

"2019 елның декабрендә Татарстан Республикасында эш (хезмәт) вакытын оештыру турында" Татарстан Республикасы Президентының 19.12.2019 ел, № 422 боерыгы белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмалар җитәкчеләренә, 2019 елның 28 декабре өчен  2019 елның 31 декабрьдә, РФ Хезмәт Кодексының 113 һәм 153 статьяларында билгеләнгән таләпләрне үтәп, хезмәткәрләргә ял көне бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.

РФ Хезмәт Кодексының 113 статьясы нигезендә, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү хезмәткәрнең язма ризалыгы белән һәм беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы фикерен исәпкә алып рөхсәт ителә.

Аерым категория хезмәткәрләр өчен закон тарафыннан билгеләнгән өстәмә гарантияләрне үтәү зарурлыгына игътибар итәбез.

Федераль законнар һәм РФ башка норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә бирелгән медицина бәяләмәсе нигезендә сәламәтлеге буенча тыелмаган очракта гына, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә инвалидларны, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларны эшкә җәлеп итү рөхсәт ителә. Шул ук вакытта инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар имза астында үзләренең эштән ял яки эш булмаган бәйрәм көнендә баш тарту хокукы белән танышырга тиеш (РФ ТК 113 статьясы).

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә, эш көне яки ял көненә турыдан-туры килгән сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

2019 елның 31 декабре РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә бәйрәм алды көне булып санала һәм бу көнне эш озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Шулай итеп 28 декабрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кими.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International