Хезмәт хакы буенча бурычлар республиканың ике предприятиесендә түләнде

2019 елның 20 декабре, җомга

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Түбәндәге предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде: 

- Үлчәү, тестлау һәм навигация өчен инструментлар, приборлар җитештерү белән шөгыльләнүче «Фирма «Гамми» ҖЧҖ (Казан шәһәре) 9 хезмәткәре алдында 868,0 мең сумлык бурычын каплады;

- Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручы "Камский" җитештерү кооперативы 32 хезмәткәре алдында 1 993,0 мең сумлык әҗәтен түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International