"Астра"да тернәкләнүчеләр патриотик уен уйнады

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

14 гынварда Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Россия – минем туган илем” дип аталган танып-белү уены үтте.

Дәреснең максаты; ватанга мәхәббәт тәрбияләү, танып-белү күнекмәләрен үстерү, сөйләм, кызыксынучанлыкны, фикерләүне үстерү, тыңларга һәм иң мөһимен таба белү.

Уен барышында балалар: "Ватан нәрсә ул?” – дигән сорауга җавап бирергә тырышты. Россия турында төп мәгълүматларны искә төшерделәр, аның символлары: герб, флаг, гимн, аның географик үзенчәлекләрен кабатлап үттеләр. Соңыннан туган ил турында мәкаль һәм әйтемнәрнең өлешләрен дөрес тоташтырырга тырыштылар.

Дәрес ахырында командалар сорауларга җавап бирде. Уен файдалы һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да уңай тәэсирләр алды. Уенда 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International