Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
«2019 ел милли проектларны гамәлгә ашыруның беренче нәтиҗәләре белән истә калды», - дип билгеләп үтте Министр Эльмира Зарипова. Ведомство башлыгы үз чыгышында Министрлыкның 2019 елдагы эш нәтиҗәләре, «Демография» һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруның барышы һәм беренче нәтиҗәләре турында сөйләде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Россия Федерациясендә Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы ягыннан хәерчелеккә каршы көрәш проекты җитәкчесе Нитин Умапати катнашучыларга Татарстан Республикасында проектның гамәли нәтиҗәләре турында сөйләде.
Түбән Кама муниципаль районы икътисадын кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган доклад белән район башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады.
Министрлык катнаша торган илкүләм проектларның берсе - «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм эш белән тәэмин итүгә булышу» проекты. «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов коллегиядә катнашучыларга проектны «М.Горький исмен. Яшел Үзән заводы» АҖ мисалында гамәлгә ашыру турында сөйләде.