Татарстанда аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары күрсәтеләчәк

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова республикада 2020 нче елдан балалы гаиләләргә берничә яңа социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырылачагын әйтте.

Керем күләмен тәэмин итү 2024 елга 2 тапкыр ярлылык дәрәҗәсен киметү бурычын хәл итү максатыннан актуальлеген билгеләде.

Анализ күрсәткәнчә, республикада хәерче(мохтаҗ) гаиләләрнең 95% ының балалары бар. Гаиләләрнең 16% ы күп балалы. Республикада ярлылык дәрәҗәсен киметүнең төп ноктасы - җан башына яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләр һәм күп балалы гаиләләргә булышу.

2020 нче елның 1 нче гыйнварыннан балалы гаиләләрдә керем кытлыгын компенсацияләү максатыннан республикада аз керемле гаиләләргә ярдәм итү буенча түбәндәге чаралар кертелде:

5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрнең җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк кереме булган гаиләләргә, аның һәр әгъзасына гаиләнең җан башына уртача кереме һәм яшәү минимумы арасындагы аерма күләмендә айлык пособие билгеләргә дигән карар кабул ителде. Пособиенең уртача күләме аена 4 668,1 сум тәшкил итә. Бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә елына 223,5 млн сум бүлеп бирелә.

3 һәм аннан да күбрәк балалы, яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән тулысынча азат ителә. Бу өстенлектән 7 202 бала файдалана алачак. Татарстан Республикасы бюджетының өстәмә чыгымнары елына 44,7 млн. сум тәшкил итә.

Аз керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга дарулар өчен елына 10 мең сум күләмендә электрон сертификат бирелә. Аны алучылар саны 17 631 кеше булыр дип көтелә, Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары - елына 176,0 млн.сум.

Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган яңа туган балалары булган гаиләләргә сабый өчен бүләк кирәк-яраклары (бала бирнәсе) бирелә. Бүләк комплектының бәясе 8 847 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International