Социаль контракт - ярлылыкны киметү ысулларының берсе

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Ярлылыкны киметү ысулларының берсе - социаль яклау органы белән граждан арасында үзара йөкләмәләр турында социаль контракт – килешү төзү.

2019 елда Татарстан социаль контракт ярдәмендә ярлылыкны киметү буенча сынау проектын гамәлгә ашыручы төбәкләр арасына керде. 2019 елда республикада 48 млн. сумга 3 500 социаль контракт төзелде, шуларның 2 965е аз керемле гаиләләр белән башкарылды. Аның кысаларында:632 граждан эшкә урнаштырылды, 51 һөнәри әзерлек үтте, 638 шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү белән шөгыльләнә, 895 үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән.

Нәтиҗәдә, контракт төзегән 44% яки 1540 гаилә хәерчелектән котылды. 2020 елда Татарстан Республикасында ярлы гражданнар санын 20 мең кешегә киметергә кирәк булачак.

2020 елда ярлылык проблемаларын хәл итүгә 635,5 млн. сум тотыла, шул исәптән: Россия Федерациясе бюджетыннан - 368,6 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 266,9 млн. сум.

Социаль контракт системасы аша 5 237 кешене чыгару планлаштырыла, шул исәптән: 193 кешене яңадан укытырга, 941 кешене эшкә урнаштырырга, 123 кешене - үз эшен ачуга җиһазлар белән тәэмин итәргә, 3 980 кешене - 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә керем дефицитын капларга, эчкечелектән дәваларга, ата булуын билгеләүдә һәм алиментларны түләтүдә ярдәм итәргә һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International