Кукмарада "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары "Кечкенә җиңүләр" программасы буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшли. Алар балаларда коммуникатив һәм иҗади күнекмәләр үстерә, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтәләр.
14 гыйнвар көнне "Тылсым" үзәгендә педагоглар Алия Заһидуллина һәм Гөлия Мифтахова тарафыннан "Яңадан Иске Яңа ел" дип исемләнгән чара үткәрелде. 7 бала һәм аларның әти-әниләре "Кар бөртекләре", "Эшләпә", "Тартмада нәрсә", "Кар бабай ясау" конкурсларында һәм уеннарында актив катнаштылар.
Балаларның кәефе бик күтәренке булды, ә бәйрәмдә дустанә атмосфера хөкем сөрде. Бәйрәм ахырында балалар Кар кызыннан татлы сюрприз алдылар.