Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Демографик хәл турында сөйләгәндә, министр билгеләп үткәнчә, 2016 елдан Татарстан Республикасында, Россия Федерациясендәге кебек үк, туучылар саны кимү күзәтелә. 2019 елда Россия Федерациясендә туучылар санының кимүе 7,8 % тәшкил итте, Татарстан Республикасында - 8,3 %. 2019 елның гыйнвар-ноябрь нәтиҗәләре буенча республикада 39 119 кеше туган, 132 кешенең табигый кимүе күзәтелә.
2019 ел нәтиҗәләре буенча тискәре динамикадан чыккан районнар: Кайбыч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Сарман, Спас һәм Алексеевск.
2019 ел нәтиҗәләре буенча, икенче балаларның туу саны кимеде. Ә беренче бала тууы сакланып калды, өченче балалар туу санын арттыруга
Эльмиры Зарипова сүзләренә караганда, әлеге күрсәткеч, балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шул исәптән «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты һәм авыл әниләре өчен республика түләүләрен кертүнең дә файдасын билгеләп узарга кирәк. 2019 елда авылда яшәүче 2 487 хатын-кыз республика бюджеты хисабына бер тапкыр бирелә торган түләүләр алды. Узган ел мондый түләүләрне 2016 авыл хатын-кызы алды.
2018 елдан башлап, беренче бала тууга (уллыкка) бәйле айлык федераль түләү эшкә яраклы халыкның җан башына уртача кереме 1,5 тапкыр яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә балага яшь ярым җиткәнче бирелде. 2018 елдан бирле республикада алучылар саны 13 780 кеше тәшкил итте.
Спикер үз чыгышында түләү шартлары үзгәрүгә игътибар итте. 2020 елның 1 гыйнварыннан 9 373 сум күләмендә түләү эшкә яраклы халыкның 2 тапкыр яшәү минимумыннан артмаган (өч кешелек гаиләгә 60 510 сум) гаиләләргә балаларына 3 яшь тулганчы биреләчәк.