"Наз" приютында өлкән сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнә башлады

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Тугызынчы сыйныф укучыларының дәүләт имтиханнары бирү вакыты якынлаша. Әгерҗе муниципаль районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүче балалар бу кирәкле сынауга җаваплы карый.

Балалар үзләренең һөнәрләрен инде сайлады, шуңа күрә ныклап нинди фәннәрдән  имтиханнар бирергә кирәклеге турында белә. Хәзер дәресләрдән буш вакытларын алар имтиханнарга әзерләнүгә багышлый: мөстәкыйль рәвештә һәм педагоглар ярдәмендә тренировка тестлары һәм күнегүләрен хәл итә, укытучылар белән өстәмә рәвештә шөгыльләнә, Красный Бор урта мәктәбе базасында рус теле һәм математика буенча курсларга йөриләр, кирәк булганда белемгә омтылучы укучыларга ярдәм итәргә әзер булган укытучылардан  консультацияләр алалар.

Тәрбияләнүчеләр имтиханнарны уңышлы тапшыру һәм алга таба үзләре сайлаган һөнәрләре белән кызыксына. Алар куелган максатка ирешү өчен бөтен көчләрен куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International