"Кояшкай"да ата-аналар җыелышы

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

16 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү   үзәгендә стационар һәм ярымстационар шартларда социаль хезмәт күрсәтүнең тәртибе үзгәрү сәбәпле, ата-аналар җыелышы узды, анда 35 ата-ана катнашты.

Ата-аналар алдында директор И.Миникаев, социаль адаптация бүлеге мөдире Г.Солтанова  чыгыш ясады. Алар халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды. Шулай ук барлык борчыган мәсьәләләр буенча да фикер алышу булды һәм оптималь карарлар кабул ителде.

Практик өлеш өй шартларында бала кулларының вак моторикасын үстерүгә багышланган иде. Социаль эш буенча белгеч М. Белова вак моторика өлкәсендә күп төрле хәрәкәтләр турында сөйләде. Хезмәт буенча инструктор С.Сергиенко балалар белән өй шартларында нәрсә эшләргә мөмкин булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International