16 гыйнварда Казанда Татарстан халкына дәүләт социаль ярдәме хезмәтләрен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, министр урынбасары Наталья Бутаева, ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы нигезендә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, РФдә Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы ягыннан ярлылыкны киметү проекты җитәкчесе Нитин Умапати һәм Бөтендөнья банкы вәкилләре, Цифрлы трансформация үзәге, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге һәм "БАРС Груп" компаниясе белгечләре, шулай ук министрлык вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында алар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны оператив рәвештә ачыклаячак мәгълүмат системасын гамәлгә ашыру проекты турында фикер алышты. Яңа система регионга мохтаҗларның реестрын актуаль хәлдә тотарга, ярлы гаиләләрнең социаль-икътисади хәлен фаразларга, кулдан кертелгән хаталарны һәм коррупцион гамәлләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмә кысаларында Бөтендөнья банкы ягыннан ярлылыкны киметү проекты җитәкчесе Нитин Умапати очрашуда катнашучыларга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү тәртибе системасын тәкъдир итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар Татарстан халкына дәүләт социаль ярдәмен күрсәтү хезмәтләрен цифрлаштыруда тыгыз хезмәттәшлек турында килештеләр.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы рәсми сайты материаллары буенча