Буа яшүсмерләре татар халкының мәдәниятен өйрәнә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Буа муниципаль районында "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары ТАССРның 100 еллыгына багышланган төркемле дәрес уздырды. "Преодоление" клубы әгъзалары булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән татар халкының мәдәнияте һәм көнкүреше турында сөйләштеләр.

Дәрестә балалар ТАССРның барлыкка килү тарихы, туган якның табигый байлыклары, Казан турында риваятьләр белән танышты, туган шәһәр турында шигырьләр укыдылар. Шулай ук катнашучыларга алар белгән халык традицияләре турында сөйләргә тәкъдим ителде.

Яшүсмерләр "шәһәрне төзе" дип исемләнгән өстәл уены уйнады, аның барышында алар яңа истәлекле урыннар турында белде.

Учреждение белгечләре фикеренчә, мондый дәресләр балигъ булмаганнарның үз Республикасы тарихы турында белемнәрен тирәнәйтергә, аның милли традицияләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International