"Изгелек" тернәкләндерү үзәгенә күчмә матурлык салоны килде

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә остаз-укытучы Галина Баглаева җитәкчелегендә "Креатив" мәктәп-студиясенең чәчтараш-укучылары килде.

Чараның максаты: мөмкинлекләре чикле гражданнарга социаль  хезмәт  ярдәме  күрсәтү. Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданнар һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр социаль яктан  тиешле дәрәҗәдә якланмаган булып  кала. Аларның күбесе чәчтарашханәгә хезмәт күрсәтү түләүле булганга еш бара да алмый.

Булачак осталар социаль хезмәт алучыларга хәйрия нигезендә чәчтараш хезмәте тәкъдим итте. Иҗади эш барышында алар социаль хезмәт алучыларга  игътибарлы булып, аларның фикерләрен исәпкә алып, яңа фасоннар буенча прическалар ясады. Өлкән буын социаль хезмәт алучыларны модалы чәчтарашлар, матур прическалар белән сөендерделәр һәм бик канәгать калдылар.

18 кеше чәчләрен рәтләтте һәм чәчтараш осталарына рәхмәт әйтеп, алга таба укуларында уңышлар теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International