"Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Өйдә куркынычсызлык” дигән гамәли дәрес

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә  балалар белән “Өйдә куркынычсызлык” дигән гамәли дәрес узды.

Әлеге дәреснең максаты балаларда көнкүрештә очрый торган куркыныч предметлар, алардан файдалану кагыйдәләре турында күзаллау формалаштыру.

Балалар һәр йортта булган куркыныч предметлар турында табышмаклар чиште. Алар нинди куркыныч янавын аңлаттылар һәм аларны булдырмау юлларын күрсәттеләр. Аннан соң балалар “Сак булыгыз кайнар”, “Электр безнең дустыбыз”, “Интернет” мультфильмнарын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International