"Балкыш"  социаль приютында тәрбияләнүчеләр каникулда Вил Хәсәнов янына барды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Раштуа каникулында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова балалар белән бергә  патриотик тәрбия программасын тормышка ашырды. Алар Ленинград блокаднигы Вил Хәсәновның хәлен белде.

Балалар Вил Хәсәновны һәм аның тормыш иптәшен Яңа ел белән котлады, нык сәламәтлек теләделәр һәм үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Кайнар чәй табыны артында малайлар Вил Хәсәновның 1941 нче ел турындагы хикәясен тыңладылар.

"Мондый очрашулар безнең тәрбияләнүчеләрнең йөрәгендә һичшиксез калачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәренең тормышы - ул батырлык һәм ныклык, яшь буын өчен гражданлык һәм югары патриотизм үрнәге" - дип нәтиҗә ясады тәрбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International